Яңа ел бәйрәмнәре узачак объектларда янгын куркынычсызлыгы чаралары тикшерелә

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәм чаралары үткәрү урыннарына чираттагы планлы тикшерү уздырды. «Московский» мәдәният һәм спорт Үзәге тикшерү объекты булды, бинада капиталь ремонттан соң беренче тапкыр яңа ел тамашалары һәм бәйрәмнәре үткәрелә.

Мондый тикшерүләр балалар катнашында бәйрәм чаралары планлаштырылган барлык объектлар да узачак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, барлыгы 1377 Яңа ел бәйрәм чаралары үткәрү объекты исәпкә алынган. Барлык объектлар да тикшерелде, 41 объектта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 140 очрагы ачыкланды. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган объектлар җитәкчеләренә җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде. Кисәтүләрне бетерү контрольдә тотыла. Аларны бәйрәм чаралары башланганчы бетерергә кирәк. Барлык күзәтчелек чараларын 29 декабрьгә төгәлләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International