2018 елның ноябрендә профилактик төркемнәр социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрнең яшәү урыннарына бардылар. Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактика эше бүлегенең инспекторы Айрат Илалов күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәү, барыннан да мөһимрәк, электр приборларын урнаштыру һәм эшләтү вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен искә төшерде.