Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ташланган йортны сүндерүгә – 1, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 17 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 6, бакча йортлары – 2, гаражлар – 1, вагончыклар – 2, мунчалар – 2, милекнең башка төрләре – 1, транспорт чаралары – 2, кулланылмый торган биналар – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 7, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, ут белән саксыз эшләү – 6, ут төртү – 1, башка сәбәпләр – 2.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 5 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 2, юл һәлакәтенә – 1, башкаларга – 2. Профилактика эшләренә – 14 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96