Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.

Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 2 янгын,  бакча йортында – 3 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 2 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11  тапкыр чыктылар.  Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 8 тапкыр. Профилактик эшләренә – 11тапкыр.

25.09.2018 ел 21.46 Казан шәһәре,  Сыртланова урамы, 8 нче йорт, фатир.

Тугыз катлы торак йортта дүртенче каттагы фатирның балконында ут чыкты. 15 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янды. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1938 елгы ир-ат мәетен тапты, 1937 елгы хатын-кыз ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырылды, кызганычка каршы ул һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.    

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International