Тантаналы чара 8 сентябрьдә узган Русия Федерациясе Финансист көне уңаеннан оештырылган. Финанс хезмәте хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең финанс-икътисад бүлегенең җитәкчесе, баш бухгалтеры эчке хезмәт полковнигы Айрат Әгъзамов котлады. Чара ветераннарны һәм әле эшли торган хезмәттәшләрне медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасы белән дәвам итте.