Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  103 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  43 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 18 тапкыр.

Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 7 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 6 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  10  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 4 тапкыр. Профилактик эшләренә – 6 тапкыр.

16.09.2018 ел 15.30 Яшел Үзән МР, Идел елгасы , Щурячий утравы янында.

МЧС коткаручылары судан, 1986 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International