Татарстан коткаручысы "диңгез” туен уздырды

2018 елның 14 августы, сишәмбе

11 августта Татарстан Республикасының Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә тельняшка кигән яшьләренең теркәлүе иң стильле  һәм  истә калырлык  булды . Максим белән Вероника Демидовлар үз гаиләләре туган көннәрен иң вак детальләренә кадәр уйладылар.Диңгез стилистикасын  булдыруның  сәбәбе – бу армия сафларында хезмәт итеп кайткан Максимның  илгә бирелгәннеге генә түгел, ә  бу көнне үзенчәлекле һәм онытылмаслык итү теләге булды.

Максим 5 номерлы зональ   эзләү-коткару  отрядында коткаручы  булып эшли . Бу отряд "Мәскәү-Уфа" М-7 трассасында Түбән Яке поселогында урнашкан. Еш кына коткаручыларга юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтүгә чыгарга туры килә.  Һәр елны Максим яңа белгечлек алырга  ,  үзенең  һөнәри күнекмәләрен  камилләштерергә тырыша.

Аттестация нәтиҗәләре буенча  Максим  Демидовка “икенче класслы коткаручы”квалификациясе   бирелде. Ул  2013 елгы Универсиада һәм 2015 елгы  су төрләре буенча дөнья Чемпионатының  иминлеген тәэмин итү өчен берничә тапкыр  җәлеп ителде. Ә 2016 елның VIII Бөтенроссия “Батырлык йолдызлыгы “ фестиваленең төбәк этабы нәтиҗәләре буенча  куркынычсызлык һәм кешеләрне коткару  тематикасында  “Татарстан Республикасының иң яхшы коткаручысы” номинациясендә   җиңүче булды .

- Бенең туй – бу якты, истә калырлык вакыйга булды,  - ди Максим. - Зал да дингез стиленда бизәлгән иде. Кунаклар үзләренә  һәм балаларына  тельняшкаларны  алдан тегеп куйганнар иде.

Сүз уңаеннан, яшьләр   2017 елда Максим туган көнендә таныштылар. Озын буйлы, күренекле  егет  үз бәйрәмен   Вероника пешекче булып эшләгән кафеда уздырган иде.  Тиздән Максим һәм Вероника аңладылар – алар бер берсенең язмышы.  Бер елдан соң алар гаилә кору  турында уйлана башладылар

Гаилә башлыгы Максим  үз гаиләсе сагында гына түгел,  ә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  хезмәткәре   буларак –  шәһәр һәм район куркынычсызлык сагында. Ә гүзәл  һәм назлы Вероника, талантлы пешекче, хәзер  үзенең яраткан тормыш иптәшен тәмле ризыклары белән иркәли.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International