Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.
Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортларда – 2 янгын, күпфатирлы йортларда – 3 янгын, мунчада – 2 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, башка сәбәрләр буенча – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шул исәптән югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 5 тапкыр. Профилактик эшләренә – 14 тапкыр.
12.08.2018 ел 22.01 Апас МР, Каратун станциясе, Төзүчеләр урамы, 4 нче йорт,фатир.
Ике катлы кирпеч күпфатирлы торак йортта икенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 30 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1955 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
12.08.2018 ел 12.10 Лаеш МР, Атабай авылы, Мишә елгасы.
ГИМС хезмәткәрләре судан, 1962 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
12.08.2018 ел 12.30 Тукай МР, СНТ «Лукоморье» янында.
МЧС коткаручылары һәм МВД хезмәткәрләре урман массивында адашкан, 1951 елгы хатын – кызны таптылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96