Казанда бала биеклектән егылып төшкән. Балаларны караучысыз ачык тәрәзәләр янында калдырмагыз! Чебен-черкиләргә каршы челтәр югарыдан төшүдән якламый.

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

 2018 елның   7 августында 20 сәгать 02 минутта   бердәм  ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 номерына   Казанның Мәкәү районында  Декабристлар урамы, 129 өйдә баланың тәрәзәдән төшкәне турында  хәбәр килде.

20 сәгать 05 минутта вакыйга урынына ЯКБ-3   дежур каравылының  бер бүлеге  килде. Каршы йортта яшәүчеләр hәм купсанлы вакыйганы күргән кешеләр , баланың  4 каттан “Победа” кибете түбәсенә төшкәнен эйттеләр. Каравыл башлыгы, баскыч куеп, кибет түбәсәнә менә. Анда яткан баланы, өстәмә имгәнүләрдән саклап, яткан хәлдә 2 катта яшәүче кеше тотып тора иде. Янәшәдә үк табиблар да булган. Баланы йомшак носилкада икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән табибларга тапшырдылар.

Зыян күргән малайның яше 1 яшь 6 ай. Хәзер ул  БРКХ  реанимациясында авыр хәлдә  ята. Башлангыч диагнозы  « баш мие травмасы».

 

Бала тәрәзәдән төшү вакытында  фатирда  тагын яшьләре 13, 11, 4 булган  өч кыз  була. Өлкәннәр фатирда   юк иде. Мөгаен, сабый караучысыз калып, тәрәзә төбенә менеп, ачык тәрәзәгә куелган чебен-черкиләргә каршы челтәргә таянган.

Баланы  тәрәзәдән төшүдән ничек якларга була?

- Өйдә бала булса, беркайчан да тәрәзәне ачык тотмагыз.

- Чебен-черкиләргә каршы челтәр төшүдән яклауга билгеләнмәгән.

- Тәрәзәләргә блокираторлар куегыз.

- Тәрәзә яныннан барлык төр мебелльларны алып куегыз,

- Мөмкинлек булса, тәрәзәнә астан түгел, ә өстән ачыга.

- Тәрәзәләргә махсус фиксаторлар  унарштырыгыз. Бала тәрәзәне тик берничә сантиметрга гына ача ала.

- Тәрәзәгә  решетка  куегыз. Ул балагызны тәрәзә ачык булганда, төшүдән саклап калачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International