Янгында Казанда 7 кеше коткарылды

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

5 августта 22.54 тә  Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Идел буе районы,  Назарбаев урамы , 21,  өченче каттагы 2 бүлмәле  фатирда янгын турында хәбәр килде

 22 сәгать 57 минутта янгын урынына  1-ЯКБ  дежур каравыл бүлеге килеп җитте. Подъездда  бик көчле төтөн иде.  Разведка барышында  фатирда 10 квадрат  метр мәйданында өй җихазлары януы билгеләнде. Янгын сүндерү җитәкчесе бүлекчәсе бурычын билгеләде. Сәгать 23.00 да янгын сүндерелде

23 сәгать 02 минутта  янгын урынына 7-ЯКБ бүлеге килде. Янгын сүендерүчеләр башка фатирларда тикшерү үткәреп, , кирәк булган очракта коткару эшләре яки эвакуация оештырырга карар иттеләр.

Тикшерүләр барышында подъезд баскычларыннан   6 кеше коткарылган, шулай ук 5 кат балконыннан автоматик баскыч  ярдәмендә  көчле төтөн белән  эвакуация  юллары киселгән   47 яшьлек хатын-кыз коткарылды.

Янгын нәтиҗәсендә: һәлак булучылар юк,  бер  50 яшьлек  хатын-кыз 2 дәрәҗәле пешегү алган.

Алдан янгынның сәбәбе –  электр җихазларны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен  бозу аркасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International