Татарстан Республикасында 2018 ел башыннан сулыкларда 63 кеше үлгән, ә үткән елның шул ук чорында — 36 кеше һәлак булган.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТР Президенты кушуы буенча муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының башлыклары адресына су объектларында кешеләр үлеме хәле һәм алып барылган профилактик эш турында атна саен мәгълүмат җибәрү турында запрослар җибәрелде.