Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең 30 дан артык хезмәткәре "Татарстанның Чиста урманнары" республика табигать саклау акциясендә катнашты. Әлеге акция Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда уңайлы санитар-эпидемиологик хәлне булдыруга юнәлдерелгән. Чара чикләрендә ГТХМ хезмәткәрләре "Дубравная" чаңгы базасында янындагы урманда көнкүреш чүп-чарны җыйдылар, агач конструкцияләрне сүттеләр.