Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 110 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 61 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы, системасы төзек булмау аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау һәм җайланмасы дөрес булмау аркасында – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 12 тапкыр. Профилактика эшләренә – 5 тапкыр.
01.05.2018 ел 01.50 Казан шәһәре, Совет районы, Вознесенье, бистәсе 2 нче Ноксинск тыкрыгы, йорт.
Ике катлы кирпеч шәхси торак йортта ут чыкты 2 кв.м. мәйданындп әйберләр янды. Янгын сүндерүчеләр, 1985 елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96