Биектау муниципаль районы Крутояры авылының ирекле янгын сүндерүчеләре Сергей Петров һәм Анатолий Парфенов Крутояры авылының карт яшәүчесен 2018 елда 25 гыйнварда янгын вакытында төтенләнгән фатирдан котгарган өчен Татарстан Республикасы ГТХМ бүләкләренә лаек булды. 2017 елда Биектау янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының ирекле янгын сүндерү хезмәтенең бүлекчәләре янгыннарны сүндерүгә һәм һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетерүгә барлыгы 25 тапкыр тартылган, 9 янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндергәннәр.