Яшел Үзән районында автоном янгын белдерүчеләрне кую буенча актив эш дәвам итә

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Бу юлы торак сектор буенча профилактик рейдны ТР янгын сүндерү хезмәте Казан отрядының "Раифа" аерым постының янгын сүндерүчеләре оештырдылар. "Торак" операциясенең чикләрендә алар тирә-күрше авыллардагы торучыларның өйләре буенча йөреп чыкты да, күп балалы гаиләләр тора торган өйләрдә автоном янгын белдерүчеләрне куйдылар. Хуҗалар үзләре дә янгын сүндерүчеләргә мондый хәйрия ярдәме өчен чын күңелдән шат һәм рәхмәтле булганны билгеләп үтәргә кирәк. Һәр гаиләдә "Раифа" янгын сүндерүчеләр янгын профилактикасы эшен үткәрәләр, янгын датчиклары турында җентекләп сөйлиләр, аларның эш принципларын аңлатып күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International