Иминлек барлыктан өстен, нәкъ шул максаттан Түбән Кама районы буенча дәүләт янгын күзәтү инспекторлары профилактика эшен үткәрәләр. Иминлек атнасы 24 нче лицей-интернат укучылары Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы пропаганда һәм җәмәгый бәйләнешләр үзәгенә барулары белән башланды. Үзәккә баруның икенче көн эстафета таягы шул ук лицейның параллель сыйныф укучыларына күчте. 16 нчы урта гомумбелем мәктәбенең иң яшь укучылары кунакка үзәккә өченче көндә килделәр.