Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 27 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 5 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.  Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Күпфатирлы йортларда – 3 янгын, шәхси йортта – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  8 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 3 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 10 тапкыр.

14.01.2018 ел 04.42 Кукмара МР, Тарлау авылы, Ибраһим урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 88 кв.м Янган һәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1954 елгы хатын-кыз мәетен таба. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.     

14.01.2018 ел 21.01 Тукай МР, Бурды авылы, Үзәк урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. 5 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янды. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1956 елгы ир-ат мәетен тапты. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International