Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Мунчада – 1 янгын, шәхси йортта – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше коткарылды.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 3 тапкыр чыкты.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Профилактика эшләренә – 15 тапкыр.
24.12.2017 ел 01.51 Казан шәһәре, Совет районы, Ломжинск урамы, йорт.
«KIA» автомобилендә багаж отделында ут чыкты. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1995 елгы ир-атны коткардылар, төрле тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе - газ җиһазын кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96