Быел Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәте янгыннарга, януларга һәм юл-транспорт һәлакәтләренә 1 754 тапкыр чыкканнар. Аларда 190 кеше һәм 130 млн. сумга милек коткарылган. Янгын сүндерү техникасын яңарту, милек техникасын көчәйтү буенча зур эш үткәрелгән. 2017 елның 1 октябреннән Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең вазифалы шәхесләренең эш хакы 4,9 % арткан. Янгын профилактикасы эше өлешендә эшчеләр 150 мең шәхси йортны әйләнеп чыккан.