Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша, алар вакыйгаларсыз үтсен өчен, янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк.
Чаллы шәһәренең муниципаль берәмлегенең Үзәк районының Башкарма комитетында киңәшмә уздырылган. Темасы: «Яңа ел вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары үткәрү.» Киңәшмәдә 30 гомуми белем бирү учреждениясе вәкилләре, 49 мәктәпкәчә белем бирү вәкилләре һәм башкарма комитетының 2 вәкиле катнашкан.
Киңәшмә барышында, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, чыршы урнаштыру, пиротехника әйберләрен куллануны тыю турнда сөйләделәр.