Республиканың гадәттән тыш идарәчелегендә Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең 125 еллыгына багышланган “Янгын сүндерү хезмәте ветеранына хат” республика конкурсының җиңүчеләрен һәм приз алучыларын бүләкләделәр. Бөтен Татарстанның мәктәп-интернатларының, балалар йортларының йөзләп укучылары бу конкурста катнаштылар. Яшел Үзән районында берьюлы өч бала республика конкурсының финал этабының бүләкләренә лаек булган. Аларның берсе – Алексей Бачин, Норлат балалар йортының элекке укучысы – “Үз эшенең чыннан-чын остасына” номинациясендә приз алучы булган. Хәзер Алексей Казан төзелеш колледжының беренче курсында укый.