Гражданнар оборонасы көнендә Яшел Үзәннең ГТХМ хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм оештырдылар

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Русия гражданнар оборонасы системасының 85 еллыгына, федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядның 30 еллыгына һәм Яшел Үзән шәһәрен нигезләүнең 85 еллыгына гадәттән тыш идарәчелекнең хезмәткәрләре берьюлы үсеп килә торган буынны тәрбияләүгә һәм балалар арасында иминлек чаралары пропагандасына юнәлгән берничә чараны оештырып үткәргән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спортчыл бәйрәм якты чараларның берсе булган. Ә Яшел Үзән шәһәренең 15 нче мәктәп балалары өчен 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә бару чыннан-чын бүләк булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International