Молев Александр
Викторович
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Телефон:
(843) 221-61-21
E-Mail:
Aleksandr.Molev@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Молев Александр Викторович 1954 елның 21 июлендә Ульяновск өлкәсенең Сурское районы Астродамовка авылында туа.

Белеме:
1977 елда “инженер-механик”
белгечлеге буенча Казан югары хәрби-инженерлык училищесын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:
1977-1992 елларда Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт итә.
1994-1996 елларда Питрәчтәге 1 нче урта мәктәптә “Тормыш иминлеге нигезләре” фәнен укыта.
1997-2003 елларда - Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оештыру бүлегендә 1 категорияле белгеч, баш белгеч.
2003-2005 елларда - Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында оештыру-анализ бүлеге башлыгы.
2005 елның 1 мартыннан – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эшләр идарәчесе.

Бүләкләре:
“Һәлак булучыны коткарган өчен” медале, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының ведомство медальләре, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар салган зыяннарны бетерү министрлыгының «За заслуги» күкрәк билгесе.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования