ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль 2018 ел.
сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  20  тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр.


16
июль 2018 ел.
дүшәмбе

Бу юлы "Растим патриотов" хәрби-патриотик лагерының яшь гаскәрләре Минзәлә шәһәренең 122 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә кунакка килделәр. Балалар янгын сүндерү автомобиленең техник җиһазлануын күрделәр, хәрби киемне киеп карадылар, янгын сүндерү бүлеге барлыкка килү тарихы, бердәм кизү диспетчерлык хезмәтенең эше белән таныштылар һәм, әлбәттә, аларга янгын иминлеге кагыйдәләре турында сөйләделәр.

14 июльдә Кама елгасында каршы яктагы яр буена йөзеп киткән ир-ат бата иде. Җыелма патруль төркеме ике минут эчендә үк исерек хәлдә булган 1989 елгы хәлсезләнгән ир-атны табып коткарган. Шундагы урын коену өчен җиһазландырылмаган. Түбән Каманың исерек яшәүчесе полиция хезмәткәрләренә тапшырылды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  28  тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.

 


13
июль 2018 ел.
җомга

Бүген ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы — гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә республика киңәшмәсендә суда иминлек тәэмин итү турында чыгыш ясады. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

12 июльдә кич белән Югары Ослан т. п. һәм Казан шәһәре арасында көймә бата иде. Дүрт урынлы Speedster спорт катерында 1987 һәм 1968 елгы ир-атлар булган. Катер тишелгән иде. Коткаручылар килеп җиткәнче, балыкчылар, катерны үз көймәләренә эләктереп, якындагы Коровий утравына тарттырдылар. Ә утраудан ир-атларны катер белән бергә ЗПСО № 2 коткаручылары һәм ГИМС инспекторлары Казан шәһәрендәге яр буена илттеләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  12  тапкыр, кыска ялганыштан – 8 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.


12
июль 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  21  тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.


11
июль 2018 ел.
чәршәмбе

Бүген ГИМС Үзәге хезмәткәрләре Идел елгасының акваториясе буенча олы күләмле профилактик рейд үткәрделәр. Татарстан Републикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының, полиция һәм ММЧ вәкилләре су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү бүлегенең хезмәткәрләре белән бергә дүрт судноларда бозучыларны эзләргә чыктылар.

10 июльдә ОСВОД коткаручылары Казанның Яңа Савин районы Җиңү паркының күлендә 12 яшьлек кызны коткардылар. Ул әти-әниләре белән бергә ялда булган, суга кереп, тирәнлектә ялгыш баскан һәм бата башлаган. Казан шәһәре ОСВОД коткаручылары шунда ук баланы судан чыгардылар, кыз аңында булган, ярасыз һәм үпкәсенә су кермәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования