ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль 2018 ел.
сишәмбе

Бүген Баш идарәсендә видеоконференция элемтә режимында кешеләр үлемен кисәтү, икътисадка һәм экологиягә зыянны кисәтү буенча чаралар өстенлеге белән халык яшәешенең комплекслы иминлеген тәэмин итүгә юнәлгән Русия ГТХМ һәм Русия Федерациясе субъектлары арасында үзара эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Аерым игътибар "112" бердәм номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыру системасын һәм "Имин шәһәр" аппарат һәм программа комплексын эшләтеп җибәрү сорауларын карауга бирелде.

23 июльдә Бөгелмә районы Көнчыгыш авылында ике катлы күп фатирлы йортның бер фатиры яна иде. Янгын вакытында президент программасы буенча 2015 елда кухняда куелган автономияле янгын белдерүче кабынган. Күршеләр һәм фатир хуҗалары янгын бүлекләре килеп җиткәнче эвакуацияләнделәр. Янгын сүндерергә ике автоцистерна тартылды. Янгынның сәбәбе — балаларның ут белән шуклыгы.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  14  тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 8 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.


23
июль 2018 ел.
дүшәмбе

Ярышлар янгын сүндерү хезмәте эшчеләренең оператив-тактик һәм физик әзерлек дәрәҗәсен, аларның осталыгын күтәрү, янгын сүндерүче һөнәрен популярлаштыру, тәҗрибә уртаклашу, кешеләрне коткару алымнарын һәм ысулларын өйрәнү максатыннан үткәрелделәр. Аларда 13 янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре катнашты. Төркемнәр хәрби киемне тиз киюдә, уку манарасының 4 нче кат тәрәзәсендәге мишеньгә атуда, зыян күрүчене коткаруда һәм төшерелә торган мишеннәргә атуда ярыштылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  20  тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.


22
июль 2018 ел.
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак сектшәхси йортта– 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, башка объектларда – 2 янгын.


21
июль 2018 ел.
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда– 2 янгын, каралтыда – 2 янгын.


20
июль 2018 ел.
җомга

1958 елда 11 апрельдә Татар республика ирекле янгын сүндерү җәмгыяте корылды. ВДПО иминлек системасында мөһим роль уйный, ул янгын иминлеге өлкәсендә халыкның иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясен формалаштыру, гражданнарны янгын сүндерүгә һәм кисәтүгә тарту буенча бурычларны хәл итә. Шуның белән бергә, җәмгыять янгынга каршы продукцияне җитештерү һәм тәэмин итү челтәрләренең иң эреләреннән һәм киң таралганнарыннан берсе.

Татарстан Республикасында узган атнада 9 кеше суга батып үлгән, бу алдагы атнага караганда 50%ка артык (6 кеше). Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры РафисХәбибуллин хәбәр итте.

Массакүләм чаралар уздырган вакытта кешеләр гомеренең иминлеген тәэмин итү максатыннан Казансу елгасында Кремль дамбасынннан "Миллениум" күперенә кадәр һәм Киров дамбасыннан Чуйков һәм Гаврилов урамнарының чатына кадәр кайбер көннәрдә аз сыешлы суднолар, җилкәнле, күңел ачу, спорт суднолары, шул исәптән гидроцикллар, байдаркалар, ишкәкле көймәләрне куллану тыелачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования