ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2024 ел
дүшәмбе

Яшел Үзән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шәһәрнең һәм районның мәгариф учреждениеләрендә иминлек дәресләрен үткәрүне дәвам итә. Чираттагы дәресне Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре “Янгын белән йорт шартларында һәм җәмәгать урыннарында янгын сүндерү чаралары кулланып янгынга каршы көрәш кагыйдәләре” темасына багышладылар һәм аны 11 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен үткәрделәр.

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 30 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга - 1 тапкыр, ялган чакыруга - 9 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 8 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндерделәр, шуларның 8 янгын – торак секторында, башка объектларларда - 1 янгын.Кызганыч, 1 кеше һәлак булды.1 кеше зыян күргән. 1 кеше коткарылган.

Лаеш районының  Усад авылының “Сәламәт буын” күппрофильле лицеенда “Огнеборец” отрядыннан яшь армиячеләрне бүләкләү тантанасы узды, анда сыйныф җитәкчесе Эльвира Рысбаева, Татарстан Республикасының Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте әгъзасы, запас капитаны, коткаручы, “Огнеборец” отряды җитәкчесе Иван Тоневский катнашты.


10
март, 2024 ел
якшәмбе

Әлмәттә федераль янгынга каршы хезмәтенең дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча федераль дәүләт бюджет учреждениесы идарәсенең килешү буенча эшләүче Әлмәт филиалының федераль янгынга каршы хезмәтенең дәүләт янгынга каршы хезмәте отряды командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.


9
март, 2024 ел
шимбә

Нәкъ менә шул хакта Казан укучыларын язгы каникуллар алдыннан кече үлчәмле суднодар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү-коткару хезмәте коткаручылары һәм җәмәгать арасыннан чыккан коткаручылар кисәтте һәм алар белән сулыкларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча ликбез үткәрде.


7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

8 март - яз һәм яңарту бәйрәме. Бу көнне һәр хатын-кыз үзенә узенчәлекле нәрсә көтә... Үзәк аппаратта һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә кешелекнең гүзәл яртысын котладылар, шулай ук ветераннарга бардылар һәм аларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.

Бүген Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елда “Автомобиль транспортында авария-коткару эшләрен башкару буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң яхшы командасы” исеменә ярышлар тәмамланды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Идел елгасы акваториясе буенча профилактик рейд үткәрде. Максат - суда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрен бозуны ачыклау, шулай ук тиешле рөхсәт документлары булмаган кар машиналарыннан файдаланган балыкчыларны административ җаваплылыкка тарту.

 

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 39 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга - 4 тапкыр, ялган чакыруга - 18 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 11 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндерделәр, шуларның 1 янгын – торак секторында, башка объектларларда - 1 янгын.Кызганыч, 1 кеше һәлак булган.


6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләренең йомгаклау этабы кысаларында Бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасы (РСЧС) территориаль системасының Казан звеносы хезмәткәрләре табигый янгыннар китереп чыгарган гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча гамәли гамәлләр кылды. Өйрәнүләрдә Казан янгын-коткару гарнизоны көчләре һәм чаралары, табиблар, полиция хезмәткәрләре, транспортчылар, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме шәхси составы җәлеп ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International