27 августта 18 сәгать 42 минутта ГЛОНАСС+112 системасы буенча Алексеевское-Биләр юлының 6 нчы км чирәм яну турында хәбәр килде. 18 сәгать 49 минутта чакыру урынына 104 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге килеп җитте. Чирәм 500 кв. метрлык мәйданда яна иде. 19 сәгать 20 минутта яну урынын сөрер өчен трактор килде. 19 сәгать 39 минутта яну бетерелгән. Чирәмне яндыруда гаеплеләр административ җаваплылык күрәләр.