Хөрмәтле хезмәттәшләр, кайчакта шәхси вакытны, сәламәтлекне һәм нервларны ашый торган сезнең хезмәтегез өчен рәхмәт. Сез торак пунктларда, күп кешеләр булган объектларда янгын иминлеген тәэмин итү, кешеләр үлүне кисәтү буенча чараларны күргәнгә күрә, республикабызда бөтен вакыт эчендә янгын саннарын киметүгә күпьеллык тенденцияне саклап булды. Аеруча рәхмәт белдрәм ветераннарга, аларның күбесе әлегә кадәр дә сафларда һәм үзләренең бәясез тәҗрибәне яшь хезмәткәрләргә тапшыралар. Ихлас күңелдән сезне юбилейлы дата белән тәбриклим.