Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2017 елның 19 мае, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  7 тапкыр, ялган чакырулар буенча 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 21 тапкыр.  Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, төрекемешне җыю буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

18.05.2017 ел 15.44 Питрәч МР, Арышхәздә авылы, буа.

Җирле халык судан, 1978 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                         

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International