Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 114 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  28 тапкыр, ялган чакырулар буенча 57 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр.  Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада  – 1 янгын.

Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын,  2 очракның сәбәбе ачыклана.  

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, урманда югалган кешене эзлшү буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

17.05.2017 ел 04.43 Казан шәһәре, Мәскәү районы,  Левченко поселыгы, Рахимов урамы, йорт.

Күп фатирлы торак йортта өченче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 58 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1975 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе -  сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International