Удмуртия вәкилләре 112-хезмәте бурычлары һәм үсеш перспективалары буенча Татарстан коллегалары белән фикер алыштылар

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

   16 майда Татарстан Республикасына бердәм “112”  номерына оператив хезмәтләрне чакыруны тәэмин итү системасын булдыру hәм үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатында Удмурт Республикасының  “Гражданлык яклау хезмәтенең” дәүләт учреждениесы  вәкилләре  делегациясы килде. 

    Делегацияны каршылау программасына   IT-парк буенча таныштыру экскурсиясе һәм Казандагы  112- системасының шалтыратулар кабул итү үзәгендә  ЕГИС "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмат системасының   презентациясын  үткәрүе  кертелде.  Бу презентация " Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр  Үзәгенең” техник белгечләре катнашында узды.  Татарстан  һәм Удмурт  республикаларындагы 112-системасының эшчәнлеге үзенчәлекләре каралды.  

Удмурт Республикасы делегациясе әгъзалары һәм  Татарстан Республикасының "112 кичектергесез чакырулар хезмәте " Дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре 112-хезмәтенең бурычлары hәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар һәм  әлеге юнәлнштә тәҗрибә  белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International