Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2017 елның 24 марты, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын.

Сәбәпләре:  ут төртүдән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 0 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 янгын.

23.03.2017 ел  14.30 ТР,  Казан шәһәре, Вахит районы, Меховщиков урамы, 4 нче йорт.

Ут төртү аркасында торак йортта лифта ут чыкты. 2 кв.м мәйданында чүп-чар янды.  Янгын сүндерүчеләр 11 кешене коткарды.

23.03.2017 ел 18.08 ТР, Казан шәһәре, Яңа – савин районы, Короленко урамы, 50 нче йорт.

Өч катлы торак йортта ут чыкты. 3 кв.м мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1963 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз итү.  

24.03.2017 ел  01.47 ТР,  Казан шәһәре, Яңа – Савин районы, Четаева урамы,  39 нчы йорт.

Ун катлы кирпеч торак йортта унынчы каттагы  ике бүлмәле фатирда ут чыкты. Торак йортта ут чыкты. 1 кв.м мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1981 елгы хатын-кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз итү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International