Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

20.03.2017

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын.

Сәбәпләре:  электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын , ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр.

19.03.2017 ел 21.16 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 50/04 нче йорт, фатир.

Биш катлы панель торак йортның бишенче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 16 кв.м. Полиция хезмәткәрләре, 1981 елгы ир-атны коткарды. 5 кеше баскыч буенча коткарылды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

19.03.2017 ел  Түбән Кама  МР, Зәй елгасы, «Чайка» бакчачылар ширкәте янында.

Ике ир-ат Зәй елгасына балык тотарга бара. Шуларның берсе, 1980 елгы ир гидрокостюм киеп, аквалангсыз суга керә һәм кире чыга алмый. 15 минут үткәннән соң, әлеге ирнең  су астында ау өчен куллана торган мылтыгы гына йөзеп чыга.  Эзләү эшләре 20.03.2017  дәвам итәчәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования