Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүдә 2,5 тоннадан артык авырлыгы булган автомобилләр өчен чикләнү башланган

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Идел елгасында Яшел Үзән һәм Карамалы Тау торак пунктлары арасында боз кичүнең техник тикшерүе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәгенең инспекторлары 2017 елның 6 нчы мартыннан 2,5 тоннадан артык авырлыгы булган автомобилләр өчен боз юлы буенча йөрүне чикләргә карар иткән. Чикләү 9 мартка сәгать иртәнге 9 га кадәр дәвам итәчәк, аннан соң биредәге кичү автотранспорт йөрүе өчен бөтенләй ябылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International