Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

05.03.2017

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан –  4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын.

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, 2 очракның сәбәбе ачыклана.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 2 тапкыр чыктылар. Төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

05.03.2017 ел 04.11 Казан шәһәре, Мәскәү районы, Восстания урамы, 28 нче йорт, фатир.

Биш катлы кирпеч торак йортта өченче каттагы фатирда ут чыкты. 13 кв.м. мәйданында әйберләр янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1958 елгы хатын – кыз һәлак булды. 5 кеше коткарылды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

04.03.2017 ел 17.58 Түбән Кама шәһәре, 50 ел Октябрь урамы, 9 нчы йорт, фатир.

Биш катлы панель торак йортта икенче каттагы фатирда ут чыкты. 22 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр 4 кешене коткарды. Янгын нәтиҗәсендә, 1965 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования