Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан –  0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.   

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылылык агрегатларны һәм җыйланмаларны кулланган вакытта  янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.    

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

07.02.2017 ел 07.45 Алабуга шәһәре, Приовражный урамы, йорт.

Ике катлы кирпеч торак йортта верандыда ут чыкты. 10 кв.м. мәйданында агач белән тышланган стена янды. Янгын нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, 1949 елгы ир-ат һәм 1948 елгы хатын-кыз. Фаҗиганең сәбәбе – җылылык агрегатларны һәм җыйланмаларны кулланган вакытта  янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.   

07.02.2017 ел 19.40 Алексеевск МР, Горка авылы, Киров урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. 2 кв.м. мәйданында урын җирләре янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1954 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

07.02.2017 ел 23.51 Казан шәһәре, Киров районы, Ильич урамы, 21/8 йорт.

Биш катлы кирпеч торак йорттның подъездында, 1953 елгы хатын-кызның киеме янды. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә хатын-кыз тән җәрәхәтләрен алды, РКБга озатылды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International