2016 елның 11 нче декабрендә 4.55 тә Түбән Кама шәһәрендә җитештерү базасында объект сакчысыннан шартлау һәм аннан соң янгын башлану турында хәбәр килгән. Беренче янгын сүндер бүлекләре килеп җитүгә 5.05 тә 100 кв. метр мәйданда пластик әйберләрне ясау буенча цех бинасы янган иде, түбәсе эченә җимерелеп төшкән. 5.17 дә янгын локальләштерелгән. 6.56 да ачык яну бетерелгән.
Янгын урыныннан 4 кешене хастаханәгә салганнар, ике кеше үзе мөрәҗәгать иткән. 5 кеше һәлак булган.
Янгынны бетерер өчен катнаштырылганнар: 68 кеше, 18 техника берәмлеге, шул исәптән Русия ГТХМ нан 42 кеше, 10 техника берәмлеге.