Көзге – кышкы вакытында сулык объектларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү чарасы

2009 елның 20 ноябре, җомга
 

Сулыкларда кешеләрнең, шул исәптә балаларның үлүе ешаюы нәтиҗәсендә җирле халык арасында дәүләт хакимият   органнары, профилактик эшләрен күәтләндерделәр.  9.10.2009 һәм 14.10.2009 елдан гражданнар оборонасы эшләре  һәм ТР гадәттән тыш хәлләр министсрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының җитәкчеләренән  тиешле күрсәтмә “Көзге – кышкы вакытында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча активизация эше” килде. Ныклы булмаган  бозның нинди куркынычсызлык китергәнен, боз астына төшеп киткән иптәшне коткару өчен нинди чараларны кулланырга,  боларын барысын да бүген 165 нче казан мәктәп укучыларына Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең  белгечләре һәм казанның башкарма комитетының гражданнар идарәсе буенча эзләү – коткару отряданың коткаручылары  сөйләделәр һәм практик рәвешендә  күрсәттеләр.   

    Боз кату вакытында өч үлүченең исемлеген бер көн элек Спасс районыннаң 11 яшьлек малай тулыландырды. Әлеге мәгълумат белән үзеңнең чыгышын 165 нче мәктәп укучылары алдында җирле халыкны өйрәтү һәм хезмәт кешеләрне эзерләү бүлек башлыгы Владимир Афанасьев ясады. Укучылара тагын бер тапкыр ныклы булмаган бозның нинди мәкерле була алуын  һәм аның нәтиҗәсе нинди аянычлы булырга мөмкин турында сөйләп бирделәр. Шулай ук, ныклы салкыннар башланганчыга кадәр  бозда уйнамаска һәм тәвәккәләнмәскә дип искә төшерделәр. Өйрәтмәләр вакытында  тема буенча фильмнар күрсәттеләр.

    Дәреснең икенче өлеше, мәктәпнең ишек алдында узды. Анда Казанның башкарма комитетының гражданнар идарәсе буенча эзләү – коткару отряданың хезмәткәрләре укучыларга бозда куркынычсызлыкны тәэмин итү барлык чараларын тәкъдим иттеләр. Коткаручылар бозга төшеп киткән кешене тиз арада ничек чыгарырга, аңа нинди ашыгыч ярдәм күрсәтергә һәм өшүдән ничек котылырга өйрәттеләр.

   Мондый чаралар Татарстан Республикасының муниципаль белем бирү барлык уку йортларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International