2 ирекле янгында 3 кеше гомерен коткарды

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

      Зәй муниципаль районында Түбән Биш авылында шәхси йортта янгын чыкты. Авылдашлар Марат Фәйзүллин һәм Марат Сафин сизгерлеге һәм батырлыгы арксында гына куркыныч вакыйга булдырылмады. Молодежная 10\2 адресы буенча яну йорт турынд хәбәр №88 ФГКУ “Татарстан Республикасы №16 Федераль янгынга каршы хезмәт отрядына” 18:18 сәгатьтә килде.

      Янгын чыгу вакытында йортта 2010 һәм 2012 елгы 2 бала була. Йорт яныннан үтеп баручы Марат Фәйзүллин төтенне күреп ала һәм бала елаган тавышлар ишетеп эчкә ыргыла. Соңрак ярдәмгә Марат Сафин килеп җитә. Тышка алар 2 малай һәм аларның аталарын алып чыгалар. Ир-ат тән пешү белән, яну продуктлары белән агуланган, исерек хәлдә хастаханәгә җибәрелә. Килеп җиткән янгынчыларга янгынны сүндерергә генә кала.

      №88 янгын часте җитәкчелеге белән Марат Фәйзүллин һәм Марат Сафинны янгында кешеләрне коткарган өчен бүләкләү турында югарыдагы идарәләргә мөрәҗәгать җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International