Һәр тиешле ашыгыч ярдәм хезмәтенә 101, 102, 103, 104 номерлары 112 номеры белән бер рәттә кулланылачак. Стационар һәм кәрәзле телефоннардан полиция чакыру өчен – 102, МЧС – 101, ашыгыч медицина ярдәме – 103, авария газ хезмәте – 104 номерларан җыярга кирәк булачак. 01, 02, 03 ,04 номерлары стационар телефоннары өчен әлегә калдырылачак.
Яңа ашыгыч ярдәм хезмәте номерларына күчү датасы әлегә билгеле түгел. Чыккан приказ элемтә операторларына яңа номерларга күчәргә генә мөмкинлек бирә. Татарстанда Казанда һәм Яр Чаллыда ААҖ “Таттелеком” абонентлары, шулай ук ААҖ “Мегафон” һәм “Вымпелком” абонентлары номерлар белән куллана ала. Калган операторлар яңа нумерациягә февральда күчәргә планлаштыралар.
Татарстан элемтә һәм информатизация Министрлыгы пресса хезмәте материаллары буенча