1 февральгә кадәр махсус режим кертелде

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган елның 16 декабреннән  ел саен “Пиротехника”  оператив-профилактика  операциясе уздырыла.  Шушы чор эчендә  петарда, хлопушка һәм фейерверкларны законсыз сатуны ачыклау  максаты белән 56 сату ноктасы тикшерелде.

Операция барышында пиротехника сату буенча 6 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. “Яңа Тура” технополисы  павильоны янында  шәхси эшмәкәр булып теркәлмәгән хатын-кыз  фейрверклар белән сату иткән. Норлат авылы кибетендә дә  шундый ук хәл ачыкланган. К.Маркс һәм Комаров урамнарында да  тиешле булмаган урыннарда пиротехника белән сату иткәннәр. Комсомольская урамында  һәм “Комарово” базарында пиротехника белән рөхсәтсез сату итү ачыкланган.

ПДН хезмәткәрләре Төзүчеләр проспектында 10 яшьлек улы  белән петардалар шартлаткан ир кешене штрафка тарткан. Нәтиҗәдә бер перотехник җайланма  малайның кулында  шартлаган һәм зыян китергән. Малай дәваханәгә китерелгән, медицина ярдәме күрсәтелгән. Нәтиҗәдә бала Яңа елны  гипслы кул белән каршы алган. Баласын тиешенчә тәрбияли алмаган атага карата беркетмә төзелгән.

Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның 1 февраленә кадәр республикада янгынга каршы махсус аерым режим кертелде. Пиротехниканы сәнәгать объектларыннан, транспорттан, ягулык-энергетика комплексыннан  – 1000 метр,  ТКХ объектларыннан һәм кеше күп җыелган ураннардан 300 метр ераклыкта гына кулланырга рөхсәт ителә.  Янгын куркынычсызлыгын бозган очракта шушы реҗим чорында штрафлар  ике тапкырга арта.  Гражданнар өчен – 2дән 4 мең сумга кадәр булса, вазифадагы затлар өчен – 15тән 30 мең сумга, ә юридик затлар өчен  400дән 500 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International