“Крещение” Раифта уңышлы үтте

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

    “Крещение” бәйрәме вакытында гадәттән тыш хәл чыгу мөмкинлеген кисәтү, масса-күләм кеше булу урыннарында тәртип һәм куркынычсызлык тәэмин итү – Яшел Үзән янгын сүндерү гарнизоны хезмәткәрләренең төп бурычы булды.

    Монастырь һәм чиркәүләр янында дежурлык ел саен оештырыла. Бу елны коткаручылар составы Яшел Үзән районының барлык торак пунктларында патрульдә торды. Иң күп кеше саны (30 мең кеше) традиция буенча Раиф Богородицкий ирләр монастырендә булды.

    Куркынычсызлык саклау максатыннан бәкегә бишәр кеше килүе рөхсәт ителде. Коену вакытында шулай ук ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләре дежур торды.

    Барлыгы Яшел Үзән районында дини бәйрәм үткәрү урыннарында 40 меңнән артык кеше булды. Бәйрәм куркыныч вакыйгаларсыз үтте. Коткаручылар тагын ике көн дәвамында дежур итәчәк.


Юсупова Резеда, ТР ФПС  8 отряд пресс-службасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International