Янгын хәбәрчесе - шулай ук яклаучы!

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Бүген 164 нче Казан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әтиләрен һәм бабаларын  Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Яраткан ир-атлар өчен балалар җыр, шигырьләр, биюләр әзерләделәр. Ә аннары бергә хәрәкәтчән уеннарда ярыштылар. Тагын бер тормыш һәм милекне яклаучы турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре сөйләде. Бу автоном төтен янгын хәбәрчесе. Ул түшәмгә яки түшәм почмагына һәм диварларга беркетелә. Аны маркетплейсларда, хуҗалык кибетләрендә һәм төзелеш гипермаркетларында сатып алырга мөмкин. Бәясе кыйммәт түгел - 400-500 сум. Прибор хезмәтенең уртача срогы - 10 ел. Батарейканы елына бер генә тапкыр алыштырырга кирәк.

Бөтен хикмәт шунда ки, төштә ис сизү эшләми. Ә янганда кеше өчен бары тик ачы төтенне биш тапкыр сулау гына җитә, ә балалар өчен тагын да азрак. Янгын хәбәрчесе төтенгә җавап бирә, көчле тавыш чыгара, гаиләне һәм күршеләрне уята, димәк, кеше үзен коткарачак һәм башкаларны куркыныч турында кисәтәчәк. Сүз уңаеннан, ата-аналарның яртысыннан артыгы тормышта мөһим булган прибор турында белгән һәм аны үз фатирына урнаштырган, шул рәвешле үзен дә, балаларын да саклаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International