ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Советлар янгын сүндерү хезмәтенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына хәзерләнү Татарстан Республикасы буенча 15 нче федераль янгынга карш хезмәт отрядының составына керә торган янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының ветераннар советларының рәисләренең җыелышының катнашучылары 26 гыйнварда Мамадыш шәһәрендә 121 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә фикер алышкан төп сорауларның берсе булды. Шулай ук җыелышның катнашучылары 2017 ел өчен ветеран оешмаларының эшен нәтиҗәләде һәм 2018 елга бурычлар куйды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр. Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, мунчада – 5 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International