ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Транспорт чаралары катнашуында боз кичүдә һәлакәтләр килеп чыгу вакытында көчләр һәм чаралар бергә эшләүне шомарту буенча укуларны үткәрү сәбәпле, 26 гыйнварда ике боз кичүнең эше тукталып торачак:

 - Идел елгасында Иске Аракчино (Казан) — Югары Ослан торак пунктлары арасында 10.00 дән 12.00 гә кадәр;

 - Кама елгасында Покровское — Кызыл Чишмә торак пунктлары (Алабуга МР) арасында 13.30 дан 15.00 гә кадәр.

Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый казаларның нәтиҗәләрен бетерү буенча РФ министры урынбасары Владлен Аксёновның Татарстанга эш визиты Дөнья футбол чемпионатының матчларын Казанда әзерләү һәм үткәрү чикләрендә ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе бүлекләренең хәрби әзерлеген тикшерүгә, аларның шәхси составы белән тулыланганына һәм техника белән тәэмин итүлгәненә багышланган. Моннан тыш, Русия ГТХМ министры урынбасары бүлекләрнең шәхси составы белән әңгәмәләр үткәрде.

Янгын 8 гыйнварда төн уртасында булды. Диванда сүндерелмәгән тәмәке белән йөклап киткән януның гаеплесе сизгер күрше аркасында гына исән калды. 74 яшьлек Хәйдәр Зәйнуллин икә төшергәнчә, төнлә аның хатыны төтен исен сизеп аны шунда ук уяткан. Аннан соң янгын сүндерү хезмәтенә шалтыраткан.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, гаражда  – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования