ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар 2018 ел.
чәршәмбе

Гадәттән тыш хәл: Идел елгасында боз кичүе буенча барганда салонында ике кеше пассажиры булган автомобиль рөхсәт ителгән тизлекне арттырган һәм, хәрәкәт юлыннан чыгып, боз астына өлешчә төшеп киткән. Тактика-строй укуларның "легендасы" шундый булган. Бу укуларның төп максатлары — коткару бүлекләр­ен гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча хәрәкәтләргә хәзерләү, башка бүлекләр белән хезмәттәшлектә ГИМС инспекторлар составының практика белемен камилләштерү, гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча эшләргә әзер булуны тикшерү. Моннан тыш, уку көненең икенче этабы "Снегоход-2018" операциясен үткәрү булды. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 5 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда  – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования