ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар 2018 ел.
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды юл-транспорт һәлакәт нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча иң яхшы төркемне билгеләде. Ярышларда дүртешәр кешедән торган 14 төркем катнашты.Практика өлешендә дә, теория өлешендә дә ПСЧ-37 төркеме ярышларның лидеры булып чыкты. Икенче урында ПСЧ-9. Бу ике төркем республика ярышларында беренче отрядны вәкил итәчәк. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр.  Республикада  14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 10 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования