ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе өйләрне җылытканда торучыларны игътибар булырга чакыра. Өйләрне җылыту җиһазы (үзәк җылыту куелышы, күчмә һәм даими җылыткычлар һәм каминнар) суык айларда торак биналарда янгыннарның иң еш сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу вакытта янгыннарның төп сәбәпләре — җылыту системалар төзек булмау, җылыту әсбапларны янучан әйберләргә бик якын урнаштыру һәм җылыту әсбапларның төзелеше һәм урнаштыруы кимчелекләре.

Бүген Алабуга районы Покровское торак пунктында Покровское — Кызыл Чишмә маршруты буенча боз кичүе ачылды. Инспекторлар бозны үлчәгән, барлык норматив-хокук документларны һәм коткару чараларының барлыгын тикшергән. Кичү арасы 680 метр, киңлеге 40 метр тәшкил итә. Әлегә боз калынлыгы 25 см тәшкил итә. Кичү буенча 2,5 тоннага кадәр авырлыгы булган транпспорт чараларына йөрү рөхсәт ителгән. Кичү Түбән Кама шәһәренә юлны 90 км кыскарта. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән. Шәхси йортта – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, башка биналарда – 1 янгын, төзелеш бинада – 1 янгын.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International