ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Яңа Ел чаралары халыкта бик үтемле булган төрле пиротехник әйберләрне кулланусыз үтмиләр. Һәм, кагыйдә буларак, пиротехник әйберләрне дөрес кулланмау сәбәбе буенча гражданнарны яралаусыз үтмиләр. Шулай итеп, 2016-2017 елларның Яңа Ел бәйрәм көннәрендә республика территориясендә бу сәбәп буенча 3 кеше, шулардан 2 бала зыян күргән.

Яңа Ел бәйрәм чараларының, гражданнар гомеренең һәм сәламәтлегенең, физик һәм юридик затлар милегенең, дәүләт яисә муниципаль милегенең янгын иминлеген тәэминү итү максаты белән 2017 елда 25 декабрьдән 2018 елда 10 гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелә.

Кыш Бабай һәм 2018 ел символы – коткаручы эт – бүген Татарстан Республикасы буенча Русия Федерациясе ГТХМ ГИМС Үзәгендә Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең мәктәпкәчә йортларның һәм гомумбелем мәктәпләренең укучылары арасында 2017 елда 15 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр узган "Суда һәм бозда сак булам" рәсемнәр һәм видеороликлар конкурсының җиңүчеләрен каршыладылар. ГИМС Үзәгенә бөтен республикадан балалар ата-аналары белән генә түгел, ә искиткеч иҗади эшләрне ясарга булышкан укытучылары да килгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән. Мунчада – 1 янгын, шәхси йортта – 2 янгын,  транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше коткарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International