ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Татар-информ” МА нигезендә үткән брифингта янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларының журналистларына Яңа Ел бәйрәме чараларын үткәрү объектларының янгын иминлеге хәлен һәм пиротехник әйберләрне куллану кагыйдәләрен җиткерде.

Балалар арасында янгын иминлеге чараларын пропагандасы, аларга янгын иминлеге тәртибе белемнәрен өйрәтү чикләрендә 2017 елның 12 декабрендә Сарман муниципаль районының Җәлил мәдәният сараенда яшь сарманлылар өчен А.В. Батталов Бөгелмә дәүләт рус драма театрының куелышында Ольга Гаврилованың “Бөек һәм хәтәр” пьесасы буенча театрлаштырылган тамаша-әкият булды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, мунчада – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International